12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кильмухаметова Лилия Мансуровна4181
Россия, Оренбургская обл., Оренбург

Туган яктан, туган туфрактан… Әл – Рәдүди һәм Төхфәт Ченәкәй

Әл - Рәдүди 11 класс укучысы, Ахунов Вадим Укытучы: Кильмухаметова Л. М.

Губайдулла Рәдүди билгеле эз калдырган шәхесләребезнең берсе. Ул - укытучы, галим, шагыйрь.

Әл-Рәдүди (Гобәйдулла Габдулла улы, Габделмөэминов) хәзерге Оренбург өлкәсенең Саракташ районы, Никитино (Рәдүт) авылында туа. Тарихка күз салсак, Гобәйдулла Рәдүди 1885 – 1912 елларда яшәгән. Шушы кыска гына гомере эчендә күп михнәтләр күрүенә карамастан, ул 13 китап һәм шигырьләр җыентыгы калдырган.

Рәдүди гомеренең күп өлеше Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсе белән бәйле. Ул шунда укып белем ала һәм балаларны укыта.Шәкертләр Рәдүдине күк йөзендә балкып кабынган һәм тиз арада сүнеп калган йолдызларга охшатканнар. Шагыйрь гомере шигырьдәй Күкне кискән йолдыздай, Телеп утте йөрәкләрне Сафландырып җаннарны.

Каргалы укытучылары белән (сулдан өченче)

Рәдүдинең хатынын, Багъбстан абыстайны, халык хатын-кызларын алга өндәүче беренче карлыгач буларак искә ала. Саракташ районы Кабан авылында 1916 елның җәендә Россиянең төрле төбәкләреннән яшь мөселман мөгаллимәләре җыела.Белем курсларны танылмаган мәгърифәтче, педагог Багбостан Вилдан кызы Моэминова оештыра. 1905 елда ул Оренбург шәһәрендә татар кызлары мәктәбе ача.

Гобайдулла Рәдүдинең язган әсәрләре өч төрле: табигый фәннәрдән мәктәп дәреслекләре, мәсәлән: “Табигатъкә сәяхәт яки тарих табигый” (148 б. Оренбург, 1908); “Тәсхил җагърафия” ( Оренбург, 1911) һ.б.; дини дәреслекләр һәм шигырьләр.

“Табигатъкә сәяхәт яки тарих табигый”

Әл – Рәдүдинең иҗаты «Кыйссалы вә хиссалы шигырьләр» (Казан,1907) «Гөлзаре сабыян» (Оренбург, 1907) «Мәктәп өчен шигырьләр» (Оренбург, 1909; 1914) исемле шигъри китаплар «Дин вә мәгыйшәт», «Шура», «Бәянелхак» кебек журнал һәм газеталарда басылган.

Кыш Гүләгән урман, шаулаган урман Анадан тугантик тып-тым булган. Нурлы кояшның нурлары сүнгән, Шаулашып аккан чишмәләр туңган. Адәм баласы җылы киемдә, Бала-чагасы бары өендә. Бөтен җәнлекләр ояларында, Ул кошлар күптән дәрьяръягында. Озын төннәре, күңелсез көннәре, Битне чеметә ачы җилләре. Шартлый суыклар ишегалдында... Җемелдәп тора йолдызлар анда.

Әл - Рәдүдинең кабере безнең Рәдүт зиратында. Кабер ташында аның үзенең шигырь юллары язылган. ...Кешеләр, шәп-шәп атлап, йөридер җирне селкетеп, Онытмагыз: берәу калмас бу җирдә керми кумелми...

Рәдүт авылы үзенең элеке мәдрәсәләре белән мәшһүр. Шагыйребез Төхфәт Ченәкәй шушы авылдан.

Төхфәтулла Гыйззәтулла улы Ченәкәй 1893 елда хәзерге Оренбург өлкәсенең Саракташ районы Рәдут (Никитино) авылында туа.

1914 елда «Галия» мәдрәсәсен (Уфа) тәмамлый. Озак еллар буе укытучы булып эшли.

Шагыйрьнең иҗаты 1914—1915 елларда башлана. Беренче шигырьләр җыентыгы 1915 елда Оренбургта басылып чыккан.

ТП. Фидаи, М. Җәлил кебек яшъләрнең әдәбиятта беренче адымнары шаһиты була, аларга ярдәм итә.

М. Җәлил, М. Газизова, Т. Ченәкәй

Т. Ченәкәй - егермеләп шигырь һәм җыр китабы авторы. Ул шулай ук татар фольклорын җыйнау белән дә шөгыльләнгән.

Бер дустыма Тоз кеби бул син — каһәр дошман исәң! Бал кеби бул син — әгәр дустым дисәң! Дуст булырсың — кил, кулың бир, берләшик, Бергә уйныйк ямьле тормыш уйныны... Дошман улсаң — килче, көчне үлчәшик! Җөрьәт итсәң — ал кылыч, чап муйнымы!

Сәбатым Мин дә бастым алга уң аякны, Кулга алдым гайрәт чырагын; Искә алмыйм бер дә барган якны — Якынлыгын яки ерагын. Тезеп барам вак-вак адымнарны, Узып барам үргә үрмәләп, Өскә яуган каты явыннарны, Җилләр, бураннарны к үргә л әп. Сизәм: башка килер кыенлыклар, Чыдамлыгым саклар — түзәрмен; Өмид өчен кал да бу дөньяда — Өмид берлән барып үләрмен.